Бүген районыбыз авылларында һәм Әгерҗе шәһәрендә искиткеч матур чара – Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы булып узды. Бу бәйрәмгә җирлекләребез зур оешканлык белән әзерләнгәннәр. Гүзәл сылу чыршыларныӊ ниндиләре генә юк. Алар барсы да күз явын алырдай бизәкләргә төренгәннәр. Әкияти сихерле могҗизалар тудырылган бу бәйрәмдә яшел чыршылар да, Кар Кызы һәм Кыш Бабай,, урман кунаклары зур урын алган. Бизәүдә заманча алымнар да бик урынлы кулланылган.
Оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, «Төкле аягыӊ бел кил, 2021 ел», диясе генә кала.