Россия Хоккей федерациясе 2020 елның 26 декабреннән 2021 елның 5 гыйнварына кадәр Канаданың Эдмонтон шәһәрендә узачак Яшьләр дөнья чемпионатында катнашу өчен илнең яшьләр җыелма командасының соңгы составын игълан итте.
Алар-капкачы Артур Әхтәмов, сакчы Артем Князев һәм һөҗүмче Илья Сафонов. Шулай ук җыелма составына Әгерҗе егете, Түбән Кама «Нефтехимигы» ның элеккеге форварды, ә хәзер Питер СК уенчысы Максим Грошев та кертелгән.
Иртәгә, 13 декабрьдә, Россия җыелма командасы Эдмонтонга юл тотачак, анда карантин һәм коронавируска кабат тест үткәннән соң әзерлекнең йомгаклау этабын уздырачак. 22 һәм 24 декабрьдә россиялеләр Словакия һәм Канадага каршы иптәшләрчә матчлар уздырачак.
26 декабрьдә команда дөнья чемпионатында АКШ җыелма командасына каршы матч белән старт ала. Чемпионатның төркем этабында Россия җыелма командасы Чехия (28 декабрь), Австрия (30 декабрь) һәм Швеция (31 декабрь) белән уйнаячак. Турнирның чирекфинал матчлары 3 гыйнварда, ярымфинал матчлары 5 гыйнварда узачак. 6 гыйнварда финал һәм бронза өчен матч узачак.