Әгерҗе спортчылары "Чаңгы сезонын ачу" тантанасында катнашты

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

13 декабрь көнне Әгерҗе спорт мәктәбе чаңгычылары Удмуртия Республикасының Иске Монья авылында «Чаңгы сезонын ачу» ярышларында катнаштылар.

2007-2008 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 2 км дистанциядә Адилә Семенова бронза медаль яулады. 2005-2006 елгы кызлар арасында 3 км дистанциядә кискен көрәш буенча 2 урынны Николаева Зинаида яулады. Шул ук дистанциядә 2003-2004 елгы өлкән кызлар арасында Линда Бочкарева җиңү яулады.

Яшь чаңгычыларны һәм тренерларны сезонның уңышлы башлануы белән котлыйбыз һәм 15-17 декабрьдә Бөгелмәдә узачак республика ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International