Әгерҗедә ведомствоара комиссия әгъзаларының пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән очрашулары уза

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Лекцияләр курсы белән мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре күп кенә хезмәт коллективларында булдылар. Очрашулар ит комбинатында, агрофирмада, «Водоканал» предприятиесендә, тимер юл оешмаларында: эксплуатация, сервис локомотив депосында, станциядә үткәрелде.

Ведомствоара комиссия әгъзалары Пенсия фонды, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге линиясе буенча пенсионерларга гарантияләнгән федераль ташламалар турында мәгълүмат җиткерәләр.

Оешма хезмәткәрләре өчен мондый очрашулар социаль структуралар вәкилләренә сораулар бирү һәм шунда ук җаваплар алу мөмкинлеге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International