Әгерҗедә сугыш ветеранын соңгы юлга озаттылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Әгерҗедә сугыш ветераны Нури ага Мистаховны соңгы юлга озаттылар. Әгерҗе район Советының IV утырышы башланыр алдыннан ветеран хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. 

–    Кызганычка каршы, хөрмәтле ветераннарның сафы сирәгәя бара. Фронтта үзен аямыйча көрәшкән, тыныч тормышта фидакарьлек үрнәге булган  Нури Мистахов кебек ветераннарыбызны безнең онытырга хакыбыз юк, – дигән сүзләр белән район башлыгы Азат Вәлиев ветеранның сугышчан һәм хезмәт юлын искә төшерде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/gered-sugysh-veteranyn-sogy-yulga-ozattylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International