Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«Безне озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр.
Министр бер-береңә ярдәм итәргә, аеруча балалары башка шәһәрләрдә яшәүче өлкәннәргә карата игътибарлы булырга чакырды. Әти-әниләргә, туганнарга шалтыратып хәл белешергә киңәш итте.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/yaa-elda-ozyn-yallardan-so-berenche-esh-knend-nichsend-chygabyz