Мәскәүдәге супермаркет директоры үз кибетен үзе талаган

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдәге супермаркет директоры үз сейфыннан 1,7 миллион сумнан артык акча алып чыккан, бинага исә ул карак булып киенеп кергән.

Болай яшеренеп киенеп килүгә карамастан, җинаятьченең ялганын тиз арада тотканнар, дип хәбәр итә "Вести".

Акча югалу турындагы гариза белән супермаркетлар челтәре куркынычсызлык хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән, ә шикләнелүче 33 яшьлек ир-ат булып чыга, ул Щербинкадагы кибет белән җитәкчелек итә икән. Директорны әлеге адымга нәрсә этәргәнен хокук саклаучылар ачыклык кертми,  беренчел версия буенча, аның бурычлары булган күрәсең, чөнки кулга алу вакытында ул инде барлык акчаларны сарыф иткән була.

Күзәтү камерасы төшергән кадрларда күренгәнчә, кара куртка кигән ир-атның бинага үтеп керә һәм, сейфны ачып, тиз арада зур сумманы ала. Нәтиҗәдә, аңа урлау маддәсе буенча түгел, ә үзләштерү яки акча туздыру буенча гаепләү белдерделәр. Ә суд исә аны өенә кайтарып җибәргән, кулына чит илгә китмәү турында язу бирелгән.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/mskdge-supermarket-direktory-z-kibeten-ze-talagan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International