Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә "Минем тарихым – минем Татарстан!" Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Конкурска 400дән артык эш тәкъдим ителгән, аларның 60ы иң күп балл җыйган һәм икенче этапка узган. Жюри әгъзалары 33 җиңүчене билгеләде. Җиңүчеләр арасында Әгерҗедән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 2 курс китапханә бүлеге студенты Нурмөхәммәтова Зилә Раил кызы да бар. Ул "Искиткеч кешеләр" номинациясендә 2 урынны яулады.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары — Эдуард Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләделәр.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yaktashlar/geredn-zil-nurmkhmmtovaga-mdniyat-ministry-blk-tapshyrdy