Әгерҗелеләр үзәк чыршы янында Яңа ел әйлән-бәйләненә җыелды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Яңа ел чаралары дәвам итә. Шимбә көнне төп чыршы янында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чын бәйрәм оештырылды.

Балалар, ата-аналар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Яңгыравыклы көлү, шатлыклы йөзләр, яңа ел кәефе-боларның барысы да чара белән бергә үрелеп барды.

Әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәм кунакларына күңелсезләнергә ирек бирмәделәр һәм барысына да яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Киләсе чара "Кыш бабайлар" парады 25 декабрьдә 17:00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International