2020 елның 17 декабрендә Республика балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Республика һөнәри конкурсларының нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды:
- "Ел балалар китапханәсе-2020"»
- "Ел балалар китапханәчесе-2020".
"2020 ел балалар китапханәсе" республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләүгә Кадыбаш авыл китапханәсе мөдире Каюмова Фәридә Нәгыйм кызы да чакырылган иде . Ул Җиңүче Дипломы, истәлекле статуэтка һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.