Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм башка белгечләре катнашында зона семинары узды.
Алар Тирсәдә булдылар, техника һәм тагылма агрегатларны ремонтлау цехларында булдылар.
Аннары кунаклар район мәдәният сараенда узган киңәшмәгә җыелдылар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин чәчү мәйданнары, техника белән тәэмин ителеш турында сөйләде. Язгы кыр эшләренә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде.
Аннан соң һәр район вәкилләре техниканың язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүе турында сөйләделәр.