Әгерҗе районының яшь хәрәкәт инспекторлары командасы республика дәрәҗәсендәге дипломга лаек булды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

4нче мәктәп командасы әле сентябрь аенда ук Яр Чаллыда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының зона этабында иң яхшы иҗади чыгыш ясаганы өчен беренче урынны яулады. Аларның чыгышы республика дәрәҗәсендә иң уңышлы чыгышларның берсе дип танылды. 

Дипломантларны бүләкләү район Советының чираттагы утырышында булды. 

- Безнең мәктәптә ЮИД отряды 2000 елдан бирле эшли. Аңа 15 укучы керә. Аларның дүртесе «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә район данын яклады, – дип сөйли отряд җитәкчесе – педагог Елена Кондрашина. 

Бу укучылар юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы бер генә чарадан да читтә калмый. Алар «бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» дигән иҗади чыгышларын һәм район Советы утырышында катнашучыларга тәкъдим иттеләр. 

– Безнең максат-юллардагы тормышны саклауга үз өлешебезне кертү, - дип белдерде яшь инспекторлар. 

ЮИД командасына диплом белән бергә сертификатлар һәм принтер тапшырылды. 

- Бу инде 4 нче мәктәп яшьләр отрядының беренче генә җиңүе түгел. Алар юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен аңлатуга зур өлеш кертәләр, - ди «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Раушания Тимкина. -Чараларда барлык мәктәпләрнең, бигрәк тә 1нче гимназия, Иж-Бубый, Исәнбай, Кичкетаң һәм Бима мәктәпләре яшь отрядлары актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International