Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - энергетиклар Көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

          Хәзерге дөньяда энергетика-җәмгыятьнең чәчәк атуы нигезе. Предприятиеләрнең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылылык һәм уңайлылык, ахыр чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә бәйле.
          Сезнең эштә вак-төякләр юк. Бу тармакта эшләүче кешеләр дә, барлык кыенлыкларга да карамастан, район халкын һәм предприятиеләрен тотрыклы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр. 

Хезмәт һәм тәҗрибә бүгенге электр энергетикасы нигезенә салынган ветераннар аерым рәхмәткә лаек.

 Барыгызга да нык сәламәтлек, аварияләрсез эш, икътисадый тотрыклылык, яңа уңышлар телим.  Безнең тәрәзәләрдә һәрвакыт ут янсын, ә өйләрдә тынычлык һәм җылылык хөкем сөрсен!

 

Район башлыгы А. Р. Вәлиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International