Бүген 17.00 сәгатьтә Әгерҗенең үзәк чыршысы янында традицион Кыш бабайлар парады узачак.
Бәйрәмгә районның барлык халкы һәм кунаклары чакырыла. Ел саен декабрь ахырында үткәрелә торган Кыш бабайлар парады балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә күңел күтәренкелеге һәм күтәренке кәеф бүләк итәчәк.