Әгерҗедә традицион район башлыгы чыршысы узды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Кичә район мәдәният йортында районның сәләтле балалар өчен традицион Чыршы бәйрәме узды. Биредә уку отличниклары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, активистлар җыелды.

Балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерләнгән иде, анда Кыш Бабай, Джин, Кар королевасы, Шахерезада, Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашты. Шулай ук балалар иҗат йортының иҗат коллективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр, балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәм кунакларын музыкаль чыгышлар белән сөендерделәр.

Шулай ук викторина үткәрелде. Аның барышында балалар чиратлап сәхнәгә күтәрелде һәм әкият геройлары белән бергә биремнәрне үтәделәр. 

Залга сәламләү сүзе белән Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев мөрәҗәгать итте. Ул балаларны Яңа ел белән котлады һәм киләчәктә дә шундый ук актив һәм инициативалы булып калуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International