22 декабрьдә Әгерҗедә «Хәсән» мәчете төзелеше инициаторы Хәсән Исмәгыйлевның тууына 110 ел тулды. Ә 2020 елның февралендә мәчеткә аның исеме бирелүгә 15 ел тулды.
Тарихи белешмә
1994 елның 11 февралендә Әгерҗедә беренче җомга намазы укылган мәчетне ачу тантанасы булды. Татарстан Диния нәзарәте мәчеткә «Нур»исеме бирде.
Мәчет төзүгә зур көч куйган Хәсән Исмәгыйлевнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, халык җыелышында мәчеткә «Хәсән»исемен бирү турында Карар кабул ителде. 2005 елның 24 февраленнән мәчет Хәсән Исмәгыйль улы исемен йөртә башлый.
Шул уңайдан район халкы әлеге мәчет төзелеше, аңа нигез салучы белән бәйле хатирәләре белән уртаклашалар.
Ясминә ЛАТФУЛЛИНА, мәчет укытучысы:
- Хәсән бабай турында минем иң яхшы истәлекләр генә калды. Ижауда дини белем алдым. Әгерҗегә кайткач, дәрес бирә башлагач, китаплар сатып алу зарурлыгы туды. Аларны сатып алуга Хәсән бабай 100 сум акча биргән. Ул чакта бу зур акчалар иде. Шулай итеп, барлык кирәкле әдәбият сатып алынды.
"Хәсән" мәчетендә манара кую көнен яхшы хәтерлим. Зираттан кайтканда мәчет янында өлкәннәр күп җыелганын күреп алдым. Алар манара урнаштырганчы көткәннәр икән. Шул ук көнне кич белән мәчеткә дә җыелдык. Ә аның тантаналы ачылышы кыш көне булды. Бу бик салкын көн иде. Хәтерлим әле,мин ике тубта басып торам.
Гомер буе Хәсән бабайга рәхмәтлемен. Хаҗдан кайткач, беренче эш итеп, шифалы су алып китә-нәкъ менә рухи остазына.