Кадыбаш китапханәсе – беренчедә

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

“Ел балалар китапханәсе“ республика бәйгесенә йомгак ясалды. 

Әлеге бәйгенең “Авыл һәм балалар“ номинациясендә Кадыбаш авыл китапханәсе беренче урын яулады. Күп еллар китапханә белән җитәкчелек итүче Фәридә КАЮМОВАга Казанда узган тантаналы чарада Диплом, статуэтка, акчалата сертификат тапшырылды. 
Фәридә ханым – балалар белән бик тыгыз эшләүче иҗади хезмәткәр. Ул алар белән бергә төрле дәрәҗәдәге акция һәм бәйгеләрдә катнаша, китапханәдә төрле темаларга кичә, викторина, бәйрәмнәр уздыра. “Энҗе бөртекләре“ китап театры белән дә җитәкчелек.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mdniyat/kadybash-kitapkhanse-berenched

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International