Район комиссияләренең киңәйтелгән утырышы үтте

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Хокук бозуларга каршы көрәш, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын саклау, наркотикларга каршы көрәш комиссияләренең берләштерелгән утырышында бик күп актуаль мәсьәләләр каралды. Чарада авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. 

“Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Еремина гаиләнең имин булу-булмавын иртә ачыклау мөһимлегенә тукталды. Хәзерге вакытта ведомстовара комиссиядә 15 гаилә исәптә тора. Аларда 33 бала тәрбияләнә. Һәр гаилә өчен аерым чаралар планы булдырылган. Агымдагы елда алкогольгә бәйлелектән 8 ата-ана дәваланган, дүртесе мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелган, берсе үзмәшгуль буларак теркәлгән. Имин булмаган гаиләләр белән эшләү нәтиҗәсендә 10 гаилә исәптән төшерелгән. 

Ольга Еремина шулай ук ягып җылыту чорында курыкынычсыз шартлар булдыруны тәэмин итүгә дә тукталды. Бүгенге көнгә күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәүче торакларга 400 автоном янгын кисәткеч кую таләп ителә. 450сенең батареяларын алыштырырга кирәк. 
 

Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының яңа санында укыгыз.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/rayon-komissiyalrene-kiytelgn-utyryshy-tte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International