2021 елның февралендә “Хәсән” мәчете ачылуга 30 ел тула

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Әгерҗедәге “Хәсән” мәчете төзелешен башлап йөргән  Хәсән ага ИСМӘГЫЙЛЕВның тууына 110 ел тулды. 2021 елның февралендә “Хәсән” мәчете ачылуга 30 ел тула. 

Тарихи белешмә

1994 елның 11 февралендә Әгерҗедә мәчет ачу тантанасы була һәм анда беренче җомга намазы укыла. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан мәчеткә “Нур” исеме бирелә. 

Мәчетне төзүгә күп көч куйган Хәсән ага Исмәгыйлевның исемен мәңгеләштерү максатыннан халык җыелышында мәчеткә “Хәсән” исеме бирү турында карар чыгарыла. 2005 елның 24 февраленнән мәчет Хәсән ага исеме белән йөртелә башлый.    

Әлеге уңайдан райондашларыбыз Хәсән ага, аның исемен йөртүче мәчет төзелеше белән бәйле хатирәләрне уртаклашалар.  

 

Ясминә ЛАТФУЛЛИНА, мөгаллимә:

–    Хәсән бабай турында күңелемдә бары тик яхшы хатирәләр генә саклана. Шуның беренчесе мөгаллимлек итә башлаган чакларым белән бәйле. Мин дини гыйлемне Ижауда алдым. Әгерҗегә кайтып мәктәптә дин дәресләре укыта башлагач, китаплар алу ихтыяҗы туды. Аларны алу өчен Хәсән бабай 100 сум акча бирде. Бик күп акча иде ул чакта, бөтен кирәкле китапларны сатып алдым. 

“Хәсән” мәчетенә манара куелган көнне дә яхшы хәтерлим. Зираттан кайтышлый мәчет тирәсендә бик күп картлар утырып торганын күрдем. Аларның манара куюны көтеп торулары булган икән. Шул көнне кичен килеп мәчетне җыештырдык. Ә мәчетне ачу тантанасы кыш көне булды. Бик салкын көн иде ул. Минем тун өстеннән тагын бер тун киеп барганым хәтердә. 

Хәсән бабайга килгәндә, мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Изге хаҗ сәфәреннән кайткач иң беренче эш итеп зәм-зәм суын нәкъ менә аңа алып барган идем...

Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының яңа санында укыгыз.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/2021-elny-fevralend-khsn-mchete-achyluga-30-el-tula

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International