Районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

«Әле кышның беренче ае гына узып бара, кыр эшләре башланганчы вакыт шактый дип тынычланмагыз. Авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма агрегатларны ремонтлауны тизләтегез. Хәзер завод дилерлары сезонлы ташламалар тәкъдим итә. Әлеге мөмкинлектән файдаланып калыгыз», – дип мөрәҗәгать итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов семинарда катнашучыларга.

Әгерҗе районында узган әлеге эшлекле чарада Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, баш инженерлары һәм белгечләре катнаштылар. Алар иң башта “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең «Тирсә-Транс» участогында булдылар. Биредә техниканың кышкы сакланышка куелышын карадылар, аннан цехларда машина-тракторларны, тагылма агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерләү процессы белән таныштылар.

Хәзерге вакытта «Агрофирма–Әгерҗе» ширкәтендә 123 трактор, 24 «Нью-Холланд» комбайны, дүрт чәчү комплексы, 68 чәчкеч, 82 культиватор, 26 җир эшкәртү техникасы һәм башка тагылма агрегатлар исәпләнә.

– Районга ремонт эшләренә генә 24 миллион сум акча кирәк. Запас частьлар алырга әлегә дүрт миллион сум гына акча кайтты, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

 

Финанс яктан шартлар катлаулы булуга карамастан, агрофирмада эшне оештырырга һәм яңа ысуллар кулланырга тырышулары да ачык күренде. «Тирсә-Транс» участогының баш инженеры Фәнил Гыймазетдинов уйлап тапкан тимер кисү җайланмасын караганнан соң, күпләр аны үзләрендә дә булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр. 

– Монысы – чәчү комплексының өстәмә канатларын күтәртү җайланмасы. Аны сатып алсаң, 200 мең сум акча кирәк булыр иде. Ә үзебез ясагач 6500 сумга да сыештык, – диде агрофирманың баш инженеры Юрий Родионов Фәнил ясаган  тагын бер запчастьны күрсәтеп.

Токарь цехын юкка гына участокның «йөрәге» димиләрдер. Биредә кунакларга тагын бер файдалы ысулны күрсәттеләр. Ул – тузган агрегатларга реставрация уздыру. Күп кенә тузган детальләрне яңарту чыгымнарны киметергә ярдәм итә, диделәр.

Авыл хуҗалыгы белгечләре участоктагы тракторлар, йөк машиналарының «коробка»ларын җыю, җир эшкәртү агрегатларын төзекләндерү цехларында да булдылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/rayonda-tekhnikalarny-yazgy-kyr-eshlren-zerlege-buencha-zona-seminar-kishmse-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International