Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2020 елга мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә йомгак ясады.
Ел башыннан депутатка 500ләп граждан мөрәҗәгать итте, Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләрендә һәм районнарында 33 кабул итү һәм партия Рәисе Д.А. Медведевның Казандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә уздырылды.
«Мең ярым мөрәҗәгатьнең һәркайсы буенча консультацияләр үткәрелүе, җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга депутат запрослары һәм аңлатмалар белән җаваплар җибәрелүе турында хәбәр итәм. Уңай хәл ителгән проблемалар арасында медицина хезмәтләрен үз вакытында алуда ярдәм итү, яшьләр ипотека программасы буенча фатир алу, ветераннар яши торган подъездда пандус урнаштыру, күп балалы әнинең хезмәтен тану, балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләве күләмен киметү, инвалидны вакытында тернәкләндерү өчен техник чаралар алу, мохтаҗларны район газеталарына яздыру һәм башка сораулар бар иде», – дип шәрехләде Когогина.