Вокзал янындагы скверда балалар өчен кызыклы яңа ел тамашасы булды. Чараны роспрофелның юл территориаль оешмасының структур бүлекчәсе оештырды. Чара башында Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм кунакларын сәламләделәр һәм бию флешмобында балаларны әйләндерделәр.
Узып баручы ел символы - күселәр, Яңа ел символы – үгез барлыкка килү һәркем өчен зур сюрприз булды. Бәйрәм кунаклары әкият геройларын сәламләделәр.
Шунда ук кызыклы уеннар, конкурслар һәм ярышлар башланды. Балалар төрле биремнәр үтәделәр һәм Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар. Бу чарага әти-әниләр дә кушылды.
- Яңа ел алдыннан без балаларны сөендереп, барысына да бәйрәм кәефе бүләк итәргә булдык. Бүгенге бәйрәм якын-тирә микрорайоннардан балаларны җыйганга без бик шат. Бу безнең беренче шундый чара. Мондый бәйрәмнәрне үткәрү күркәм традициягә әверелер һәм алар ешрак үткәрелер дип уйлыйм, - ди структур бүлекчә җитәкчесе, Горький тимер юлының юлларындагы юл эшләре бүлеге рәисе урынбасары Лилия Әхмәтзакирова.