2 гыйнварда 3нче мәктәптә урнашкан Таҗи Гыйззәт исемендәге музейда 2021 елда беренче күзәтү экскурсиясе узды. Музей кунаклары татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Таҗи Гыйззәт-танылган татар драматургы. Ул 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Варзи-Омга авылында туа. Гыйззәтнең иң танылган пьесаларының берсе - "Наемщик"драмасы. Драматург барлыгы 37 пьеса иҗат итә. Якташыбыз иҗаты татар драматургиясен үстерүгә зур өлеш кертте.