5 гыйнварда Әгерҗедә зур спорт бәйрәме узды. 8 нче тапкыр Рәсим Гафи улы Закиров истәлегенә багышланган волейбол ярышлары һәм шашка уеннары узды. 5 гыйнварда аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Укучылар арасында беренче-өченче урыннарда 2 нче мәктәп, 1 нче гимназия, 2 нче мәктәпнең кече командалары. Аларга медальләр, грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Өлкәннәр арасында беренче урынны Алабуга командасы яулады. Икенче урында - "Ак Барс Страхование", өченчедә-Кадрәк командасы.
Рәсим Гайсиевичның кече улы Инсаф Закиров командаларны бүләкләде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Район башлыгы Азат Вәлиев 59 яшьлек иң өлкән уенчыга - Әгерҗе ветераннар командасыннан Илһам Нуриевка һәм Алабуга командасыннан Кызыл борда туып-үскән Никита Патрикеевка "иң яхшы уенчы"исеменә лаек булган сертификатлар тапшырды.