Шушы көннәрдә Әгерҗе районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде.
Фәрит Мөдәрис улы Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Лапшин белән бергә Әгерҗе станциясенең эксплуатация локомотив депосында һәм сортировкалау тауында булдылар.
Очрашу барышында Әгерҗедә транспорт-логистика һәм индустриаль парк төзү планнары буенча фикер алыштылар.