Әгерҗе районының Пәрәмеш авылында "Пелемеш чаңгы юлы-2021"чаңгы ярышлары узды. Ярышларда чаңгы ярышларын яратучылар катнашты. Иң кечкенәсе-Михеева Татьяна, аңа нибары 6 яшь.
Ярышларда Ибатова Софья, Миләүев Роман, Семеновна Адилә, Алиматов Кирилл, Ишморатова Мария, Альматов Роман, Тукмачова Людмила, Семенов Алексей җиңүчеләр булдылар. Алар мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Финишта спортчыларны кайнар чәй, пешкән бәрәңге һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар.