Районда үлүчеләр саны туучылар саныннан ике тапкыр артып китә

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Әгерҗе ГХАТ бүлегендә 2020 елга йомгак ясадылар.

Узган ел районда 234 бала туган: 116 кыз һәм 118 малай. 64 гаиләдә беренче бала туган, 78ендә-икенче, 64ендә – өченче, 26сында дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган. Бер яшь гаиләдә игезәкләр дөньяга килә. Иң яшь әнигә-15, иң яшь әтигә – 17 яшь.

100 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Иң өлкән кәләшкә-79 яшь, иң өлкән кияү – 85 яшь.
90 пар аерылышкан.

Районда 536 кеше үлгән:268 ир-ат һәм шул кадәр үк хатын-кыз.

Чагыштыру өчен: 2019 елда Әгерҗе районында 241 сабый туган, 449 кеше үлгән. 148 гаилә теркәлде, 118 гаилә аерылышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International