Салкында машина кабызу серләре

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Автомобиль белгече Егор Васильев чатнаган суыкларда машина кабызу кагыйдәләре белән уртаклашты:

– машинаны кабызыр алдыннан, андагы энергия кулланучы җайланмаларның сүндерелүенә инанырга кирәк;

– аккумуляторны кварталга бер тапкыр, бигрәк тә кышкы сезон алдыннан тикшертергә, зарядкага куярга һәм клемм тирәсендәге өске өлешне сөртергә кирәке;

– көчле суык көтелә икән, бакны сыйфатлы ягулык белән тулысынча диярлек тутырып куярга кирәк. Бу киңәш бигрәк тә дизель ягулыгын кулланучыларга кагыла;

– автомобиль беренче тапкырдан кабынмаган очракта, берәр минут чамасы көтәргә һәм яңадан кабызып карарга киңәш ителә;

– двигательнең поддонын лампа белән җылытырга ярамый. Машина кабынмаган очракта да, моторны стартер белән әйләндерергә дә кирәкми. Бу стартерга гына зыян китереп калмыйча, аккумуляторны да утыртырга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International