Әгерҗе районында пандемия шартларындагы каникуллар ничек узды?

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Авыр пандемия шартларында беренче Яңа ел каникулы артта калды. Күп халык катнашындагы чаралар уздыру планлаштырылмады. Әмма бу тормыш туктап калды дигәнне аңлатмый. Халык сәламәтлеге һәм тәртип сагында торучылар, һәрвакыттагыча, көчәйтелгән режимда эшләделәр. 

Айнур ВӘЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча начальнигы:

–    Башка вакытларда кебек үк, полиция хезмәткәрләре озын ялларда да хәрби әзерлектә булдылар. Үзәк мәйданда, “Яшьлек” скверында, “Орешник” ял паркында узучы чараларда дежур тордылар, ЮХИДИ линиясе буенча рейдлар уздырдылар. 

Шәхескә карата авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуга юл куелмады. Полициягә юлланган мөрәҗәгатьләр, нигездә, гаилә низаглары, кыйнауга кагылышлы. Монысы ялларның озак дәвам итүе һәм алкогольле эчемлекләрне артык куллану белән бәйле.  

Каникуллар вакытында дүрт җинаять эше кузгатылды. Мошенниклык очрагы да бар. Бер ханым, интернет-кибет аша әйбер сатып алырга уйлап, өч мең сумыннан колак кага. Административ күзәтчелек чикләүләрен бозу очрагы да булды. Тулаем алганда, безнең өчен ял көннәре тыныч үтте. 

Айдар ӘХМӘТШИН, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы урынбасары:

–    Бу көннәрдә һава торышы шоферларны нык кына сынаса да, район юлларында гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Актив төстә хәрәкәт итү дә булмады. Зыян күрүчеләрсез 5 юл-транспорт һәлакәте булды. Алар, нигездә, машина йөртүчеләрнең дөрес тизлек сайламаулары белән бәйле. 

Каникул вакытында бер генә исерек хәлдә рульгә утырган шофер да тоткарланмады. Ә менә 31 декабрьдән 1 январьга каршы төндә руль артына салмыш хәлдә утыручыларга карата өч беркетмә төзелгән иде. 

Каникулның иң соңгы, карлы көне дә тыныч кына узды. Ул көнне машинада чыгучылар да сирәк булгандыр. Татарстанда иртәнге сәгать 10нан соң автобус рейслары туктатылды. Шулай да бер очракка чыгарга туры килде. Безгә Красный бор тирәсендәге басу юлында машина батып калуы турында хәбәр килде. Түбән Новгородтан Удмуртиянең Каракүл районына баручылар иде ул. Карда баткач, шофер 112 номеры буенча шалтыраткан. Әлеге чакыруны безгә юлладылар. Без ярдәмгә ашыктык. Машинаны эзләп тапканчы, чакрым ярым юлны җәяүләп үтәргә туры килде. 

Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, барысына да имин юллар телисе килә. Шуны онытмагыз: кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә юлларыгыз имин булыр. 

Айрат ШӘЙДУЛЛИН, күзәтчелек бүлекчәсе начальнигы:

 

–    Сүземне янгын чыгу очрагыннан башлыйм. 2 январь төнендә Девятерняда шәхси йорт януы турында хәбәр алынды. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның эчке өлеше яна иде. Янгын сүндерелде, ут телләре башка корылмаларга күчәргә өлгермәде. Җимереклекләр астыннан 67 яшьлек хуҗаның мәете табылды. Тикшерү алып барыла. Алдан фаразлау буенча, янгын чыгу тәмәке тарту белән бәйле. 
Каникул вакытында янгын чыгуга кагылышлы башка чакырулар булмады. Сулыклардагы фаҗигаләр турында да хәбәрләр килмәде. 
Күзәтчелек бүлекчәсе тарафыннан төнлә кешеле булган объектлар тикшерелде. Болар – район үзәк хастаханәсе стационары, Красный бор участок хастаханәсе һәм “Наз” приюты. 

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехника куллану буенча 11 рейд уздырылды. Тиеш булмаган урында фейерверк атуның 94 очрагы булдырылмый калды. 

“Торак” операциясе кысаларында авылларда профтөркемнәр эшләде. Алар күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкәннәр янында булдылар. 

Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры:

–    Каникуллар гадәти режимда узды. Район буенча өч ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торды: икесе – шәһәрдә, берсе – Красный борда. 
Гадәттән тыш чакырулар булмады. Ун көн эчендә 416 чакыруга чыктык (узган ел каникул вакытында 360 чакыру булган). Күп очракта югары температуралы, югары кан басымлы пациентлар янына барырга туры килде. 

Алкоголь белән агулану очраклары теркәлмәде. 

Көчек һәм Еленовский авыллары арасына бер юл-транспорт һәлакәте очрагына чыктык. Машина әйләнгән иде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. 
Коммуналь хезмәтләргә аерым рәхмәт җиткерәбез. Машина йөртүчеләрдән ишегалларына керү белән бәйле моң-зарлар ишетелмәде. 

Галина ШАДРИНА, район үзәк хастаханәсенең бала тулыру бүлекчәсе мөдире:

–    Безнең бүлекчәдә күптәннән мондый Яңа ел бэби-бумы булганы юк иде. Өч ел рәттән каникуллар тыныч узды. Ә быелгы озын ял вакытында 6 сабый дөньяга килде. Шуның берсе – вакытыннна алда. 

Бернигә дә карамастан, яшь әниләр дә, хезмәткәрләребез дә сынатмадылар. Бу көннәрдә өч кыз һәм өч малай туды. Беренче сабый яңа елның беренче көнендә аваз салса, калганнары – 6 һәм 7 январьда. 

Дүрт яшь әни безнең районнан, икесе – Кече Пугадан. Аларның берсе 4,5 килолы баһадир турдырды. 

Бу район өчен символик төсмергә ия дип улыйлыйм. Елыбыз да шулай уңышлы булса иде. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-rayonynda-chiklngn-rezhimdagy-kanikullar-nichek-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International