Район имамнары Әгерҗегә җыелды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

– Имамнар җыелышында каралачак төп мәсьәлә быелның апрель аенда сайланачак мөфти вазифасына кандидатлар тәкъдим итү иде, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләре мәчетләргә куркынычсызлык паспортларын ясату хакында бәян иттеләр.
15 ел дәвамында Көчек авылы мәчете имамы вазифасын башкарган Госман хәзрәт Рәсулевка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Киләчәктә бу мәхәлләдә имам вазифасын Рәшит хәзрәт Галләмов башкарачак.

Имамнарга Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы таратылды.

Утырышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашты.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/rayon-imamnary-gereg-yeldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International