Рөстәм Миңнеханов Әгерҗенең МЧС хезмәткәрләренә яңа машина ачкычы тапшырды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә яңа 19 янгын сүндерү машинасы һәм автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тапшыру тантанасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан узды. Районыбызның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Айрат Шәйдуллин Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычын кабул итеп алды.

Узган елның июнь аенда ТР Президенты янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычлары тапшырган иде инде. Бүген аларның саны тагын 19 яңа автомобильгә артты - аларны шулай ук Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«2020 ел гади генә ел булмады, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде», — диде ТР Президенты.

Өч ел эчендә республикада барлыгы 32 янгын сүндерү объекты яңартылды - шуларның дүртесе яңадан төзелде, бишесе тулысынча ремонтланды. Хәзер 23 янгын сүндерү депосында ремонт дәвам итә. Моннан тыш, узган елда гына да 52 янгын сүндерү техникасына ремонт ясалган.

Янгын сагы деполарын төзү һәм ремонтлауга һәм яңа автомобильләр сатып алуга республика бюджетыннан 542 млн сум акча тотылган.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/rstm-minekhanov-gerene-mchs-khezmtkrlren-yaa-mashina-achkychy-tapshyrdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International