Сарсак-Омга авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Акбашев Артур Әлфәт улы, Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гатауллин Дилүс Гаскар улы, район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәтләр вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды.
Әлеге җыелышка «Ялыке» ансамбленең Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган өлкән төркеме чыгышы тәкъдим ителде.
Китапханәче Загитова л.л. «Туган Тел-халык җаны»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.