2021 елның 5-6 февралендә Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәрендә "event-менеджер мәктәбе" проектының беренче этабы узачак

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

«2019-2025 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Президент грантлары фонды» ярдәмендә 2021 елның 5 - 6 февралендә Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәрендә Татарстаннан һәм якындагы төбәкләрдән килгән event-оештыручылар өчен «event – менеджер мәктәбе» (алга таба-мәктәп) проектының беренче этабы узачак.

Мәктәпнең белем бирү программасы вакыйгалар нигезендә территорияне үстерү технологияләре; eventменеджер компетенциясен арттыру; туристик продуктны булдыру һәм алга этәрү кагыйдәләре; вакыйганың бизнес процессын оештыру; хакимият органнары, җирле җәмәгатьчелек һәм волонтерлар белән үзара хезмәттәшлек кебек темаларны ачачак.

Мәктәпне узганда алган белемнәрен катнашучылар 6 февральдә «SUNNYФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә ныгытачаклар. Укыту проектның алдагы этапларында вебинарлар форматында дәвам итәчәк.

Мәктәпне үткәрү чорында яшәү, туклану һәм белем бирү программасы кабул итүче як акчалары хисабына, үткәрү урынына кадәр һәм кирегә - юнәлеш хисабына тәэмин ителә. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 4 йорт ("Вятка" кунакханәсе). Мәктәптә катнашу өчен 3 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/60092db5d99e214e4b1f9867/

Игътибар итегез, урыннар саны чикләнгән, катнашучылар конкурс нигезендә тутырылган анкеталар нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International