Илнара Хәкимова һәм Фәридә Васильева "Ел тәрбиячесе" конкурсының район этабында җиңүчеләр булдылар"

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бу атнада «Ел тәрбиячесе»конкурсының зона этабына район данын якларга барачак балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында җиңүчеләр билгеле булды.

Конкурста шәһәр һәм авыл балалар бакчаларының 22 педагогы катнашты. Быел ул пандемия аркасында гадәти булмаган форматта узды. Башта тәрбиячеләр комиссиягә үзләренең портфолиоларын, кызыклы уй-фикерләр, якты идеяләр белән таныштырдылар. Аннары экспертлар ачык дәресләр видеофрагментларын карадылар. Ә финалда конкурста катнашучы иң көчле алты кеше «Минем педагогик копилка»дигән презентацияне тәкъдим итте. Яңалыклар арасында бу юлы экспертлар булып өлкән тәрбиячеләр түгел, ә нәкъ менә балалар бакчалары мөдирләре чыгыш ясавы да бар иде. 

– Безнең конкурсантларның чыгышларына карап, без барыбыз да бердәм фикергә килдек: яңалык – онытылган искесе. Үткәннең заманча идеяләргә тормышка ашырылган методлары искиткеч нәтиҗә бирә, - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина. 

Шунысы куанычлы, Әгерҗе тәрбиячеләре марканы югары тоталар. Исегезгә төшерәбез, узган ел район этабында җиңүче – 7 нче балалар бакчасыннан Ольга Кузнецова республиканың иң яхшы ун тәрбиячесе исемлегенә керде. Тирсәдән Гөлнара Җәлиловадан да Жюри зур канәгать калды. 

Быел район финалында «Ел тәрбиячесе» исеме өчен Ирина Дашкова (8 нче балалар бакчасы), Анна Мерзлякова (5 нче балалар бакчасы) һәм Илнар Хәкимова (7 нче балалар бакчасы) көрәштеләр. Янә, язмыш билгесе буенча, 7 нче балалар бакчасы педагогы җиңүче булды.

«Тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә финалга Ирина Федорова (Сарсак-Омга), Миләүшә Нургалиева (7 нче балалар бакчасы) һәм Фәридә Васильева (Тирсә) чыкты. Һәм монда яңадан Тирсә балалар бакчасы вәкиле отты. 

- Әлбәттә, җиңүче булу бик җаваплы. Алда әле зур сынаулар көтә. Әмма без барыбер бик шат, - диләр Илнара Ринатовна һәм Фәридә Мирсәетовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International