Исәнбай авылында узган гражданнар җыенында авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, күп еллар механизатор булып эшләгән Әнвәр Хәкимов «ТАССРның 100 еллыгы»истәлек билгесе белән бүләкләнде. Аңа бүләкне ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм район Советы депутаты Илфат Ямалиев тапшырдылар.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламәтлек саклау системасы хезмәткәре Фәнир Мөхъяновны район башлыгының Мактау грамотасы, пенсиягә чыккан Рәзил Шәйхетдиновны Район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Күпьеллык авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәрия Сәетгәрәева Исәнбай авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.