Татарстан аграрийлары цифрлаштыруга һәм маркировкалауга ташламалы кредитлардан файдалана алалар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.

Хәзер ташламалы шартларда инвестиция кредитларын авыл хуҗалыгы техникасын өчен автоматлаштырылган йөртү системалары, ашламаларны, орлыкларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын төгәл кертү җайланмалары, ясалма интеллектка нигезләнгән төгәл игенчелек системалары, белешмәләр җыю һәм тапшыру җайланмалары сатып алу өчен алырга мөмкин.

Ташламалы инвесткредитлар шулай ук чыбыксыз системаларны төзүгә һәм җиһазлауга, шул исәптән база станцияләрен төзүгә, төгәл игенчелек инфраструктурасын үстерү өчен коммуникацион җайланмалар сатып алуга һәм урнаштыруга биреләчәк. Программа продуктларын, техниканы һәм җайланмаларны сатып алу һәм гамәлгә кертү, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм продукцияне эшкәртү өчен Интернетка иркен керү мөмкинлеген тәэмин итү дә каралган.

Дәүләт ярдәменең әлеге төреннән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана ала. Мәсәлән, сөт заводлары акчаларны сөт продукциясенең аерым төрләренә кодлар сатып алуга һәм төшерүгә, аларны маркировкалауны программачыл аппарат белән тәэмин итүгә тота алачаклар.

Ташламалы инвестиция кредитлары шулай ук ашлыкны һәм җитенне тирәнтен эшкәртү предприятиеләренә дә биреләчәк.

Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче аграрийлар терлек азыгы шул исәптән ашлык, шрот һәм үсемлекләр сыгынтысы, шулай ук премикслар, витаминнар, аминокислоталар сатып ала алалар. Үсемлекчелек продукциясен эшкәртү предприятиеләре дә шул ук шартларда терлек азыгы җитештерү өчен чимал сатып ала алачак. Ашлык һәм он сатып алуга ташламалы кыска сроклы кредитлардан, он һәм икмәк җитештерүчеләрдән тыш, макарон сәнәгате дә файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International