Чәршәмбе көнне Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
Аның эшендә район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, идарә белгечләре катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдынгы һәм артта калган районнарны атады. Әгерҗе районы бу Исемлектә – иң соңгы урында.
Безнең район рейтингта 43 урында тора. Моның төп сәбәпләре-бөртеклеләрнең уңышлылыгы түбән булу, мөгезле эре терлек һәм сыерларның баш саны сизелерлек кимү, шуның нәтиҗәсендә терлекчелектә ит һәм сөт күрсәткечләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы өч-дүрт айга кимегән.
Без Дилүс Гатауллиннан әлеге хәлгә аңлатма бирүләрен сорадык.
- 2019 елда безнең район республика рейтингында 32 нче урынны алды. Соңгы ике елда мөгезле эре терлек саны, шул исәптән сыерлар саны, төп инвестор “Ак Барс Холдинг“ компаниясенең III һәм I филиалларда эшчәнлеген туктатуы аркасында, кискен кимегән. Шуның белән бәйле рәвештә сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре кимегән.
Эшкәртелмәгән һәм чәчелмәгән җирләр мәйданнары да артты. Бу, үз чиратында, уңышның кимүенә китерде. Әлбәттә, районда җир, терлекчелек биналары сатып алып, үз эшләрен башларга теләүчеләр бар. Әмма, бу биналар һәм җирләр инвесторның залогында булганлыктан, аларны рәсмиләштерү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә фермерлар Хөкүмәт программаларында катнаша, субсидияләр ала алмый.
Киләчәктә безнең төп бурыч-бина һәм җирне залогтан азат итү, районга көчле инвестор җәлеп итү. Шулай ук чәчү мәйданнарын арттыру һәм агротехник таләпләрне үтәп туфрак эшкәртү, эре мөгезле терлекләрнең, шул исәптән сыерлар һәм бозауларның баш санын арттыру, мегафермада һәм бүлекчәләрдә туфрак эшкәртү мәсьәләсе дә каралачак.