Әгерҗе «Татарстан чаңгы юлы-2021 " ярышларын актив хуплады»

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

13 февральдә Әгерҗе «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2021»республика ярышларына кушылды. 

Ярышлар ике мәйданчыкта узды: «Орешник» ял паркында һәм Бима авылында.

Спорт акциясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу көнне иң мөһиме - финишта җиңү түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше өчен узышта катнашу. Чаңгыда массакүләм йөгерү чын сәламәтлек бәйрәменә әверелде.

Ә җылыну өчен чатер оештырылды, анда барысын да кайнар чәй белән сыйладылар. Ярышларда җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды (җиңүчеләрнең тулы исемлеген соңрак бастырып чыгарабыз-редакция).

«Россия чаңгы юллары» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 13 февральдә Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International