Кичкетаңдагы гражданнар җыелышында сәламәтлек саклау буенча сораулар бирелде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Әгерҗе районының үзенчәлекле капкасы булган Кичкетаң авыл җирлеге торак пунктларның матурлыгына һәм төзеклегенә генә түгел, ә уңышлы фермерлар, нык шәхси хуҗалыклар булуга да үрнәк булып тора. Биредә, районның башка авыл җирлекләрендәге кебек үк, гражданнар җыелышы булды.

Халык җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны бирергә ашыкты.

 - Гомер буе Кичкетаңда үз стоматологы булды. Узган елдан теш кабинеты ябылган. Минем инвалид балам бар. Аны Әгерҗегә стоматолог янына алып бару өчен һәр тапкыр машина ялларга мәҗбүр... - дип зарлана бер ханым.

Шулай ук Вәрҗе-Омгада фельдшер, җирлектә даруханә пункты булмавына кагылышлы сораулар да яңгырады. Кичкетаң амбулаториясендә ЭКГ аппараты сафтан чыкты.

Район башлыгы Азат Рөстәмович хәлне ачыкларга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International