2020 елгы эш йомгаклары буенча медсоветта 2021 елга планнар да яңгырады.
Быел Яңавылда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.
6 ФАП биналарын алмаштыру, РҮХнең 11 бүлекчәсен капиталь ремонтлау каралган. Ниһаять, быел заманча җиһазлар белән яңа поликлиника төзеләчәк.
- Бу поликлиника иң яхшы объект булсын. Сыйфатлы эшләгез, зур шәһәрләрнең поликлиникалары дәрәҗәсендә эшләгез, – дип теләде Альмир Абашев һәм, ахырда: - ел безнең барыбыз өчен дә җиңел булмаячак. Очрашудан соң планлы эшкә кайтабыз. Сезгә йөкләнгән эшне башкаруыгызны, барлык бурычларны үтәвегезне телим.