Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган яңа мемориаль комплекста тантаналы чара әфганчылар, аларның якыннары һәм дуслары гына түгел, ә «Ватан», «мир», «намус» төшенчәләре беренче урында торучылар да катнашында узды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм хәрби комиссар Илгиз Галиев мөрәҗәгать иттеләр.
– Безнең солдатлар Әфганстаннан үтәлгән бурыч хисе белән чыктылар. Алар сугышта гына түгел, җирле халыкка һәрьяклы ярдәм дә күрсәттеләр. Авыр сынауларны батырларча башкарып чыккан якташларыбызга рәхмәт, - дип билгеләп үтте Ришат Тимер улы.
- Ир-ат һәрвакыт Ватан мәнфәгатьләрен якларга әзер булырга тиеш. Ил тарихын истә тоту, киләчәк буын ачык һәм тыныч күк астында яшәсен өчен, сугыш елларында һәлак булганнарның барысын да истә тоту бик мөһим, – диде Илгиз Наил улы.
Әгерҗе районында 2006 елда әфганчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның ветераннар хәрәкәте оештырыла, ул вакытлар узу белән «Сугышчан туганлык»ның район бүлекчәсенә әверелә.
- Без һәлак булучылар турында кайгыбызны уртаклашабыз һәм аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз. Дусларыбызның исемнәрен хәтердә саклаячакбыз. Безнең әфганчылар хәрәкәте, үсеп килүче буынга тәҗрибә биреп, яшьләр арасында патриотик эш алып бара, - ди бүлекчә җитәкчесе Рәшит Гарифуллин.
Россия өчен Әфганстан-төзәлмәс яра. Бу сугышта бик күп совет солдатлары һәлак булды. Һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннары ветераннар, район җитәкчелеге һәм 2 нче урта мәктәп яшьармиячеләре мемориалга чәчәкләр салдылар.
- Безнең якташларыбыз мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, - дип тәмамлады алар.