Шаршады авыл җирлеге башлыгы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Әфган җирләрендә булып кайткан авылдашларыбызны истәлекле көн белән котлады

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Бүген әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хатирәләр барлаша, алар белән очрашулар уздырыла. Шаршады авыл җирлеге башлыгы  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Әфган җирләрендә булып кайткан авылдашларыбызны шушы истәлекле көн белән котлады. Гайнуллин Илдар Рифкат улы һәм Садриев Илшат Госман улы.

Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә сакланадыр. Яу кырында ятып калган солдат дусларыгыз да онытылмыйдыр. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез.

Котлыйбыз сезне бәйрәм белән
Ак бәхетләр теләп калабыз.
Раббым сезгә исәнлекләр бирсен,
Чын күңелдән шуны язабыз.

Көннәрегез сезнең тыныч булсын,
Тик бәхетле генә үтсеннәр.
Һәр яңа көн бары сезгә,
Шатлык- куанычлар бирсеннәр.

Сөеп - сөелеп яшәгез сез,
Пар канатлы булып гел бергә,
Мәхәббәтле булып күренегез,
Елмаегыз әле һәр кемгә.

Сез бит безнең өчен олы терәк,
Сездән башка яшәү күңелсез.
Яратабыз сезне ни әйтсәк тә,
Сез бит тормыш яме бер сүзсез !

Алар хөрмәтенә шушындый эчтәлектә котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International