Әгерҗе спортчылары югары бүләкләргә лаек булдылар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

12-13 февральдә Казанда катнаш көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Ярышларның максаты-Татарстан Республикасында катнаш сугышчан көрәшне үстерү һәм аны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшьләр арасында наркоманиягә һәм зарарлы гадәтләргә каршы көрәш, спорт осталыгын арттыру, Татарстан Республикасы җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле спортчыларны ачыклау.

Тренер Грайр Аракелян җитәкчелегендәге Әгерҗе спортчылары югары бүләкләргә лаек булдылар:

Марчан Владислав 1 урын алды
Гәрәев Рамазан 1 урын алды
Гильманов Ильяс 2 урынны яулады
Нуретдинов Артур 2 урынны яулады

Тренерны һәм аның тәрбияләнүчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International