Укучылар район данын республика дәрәҗәсендә якладылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Рус теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадалары призерларын котлыйбыз!

14 гыйнвардан 17 февральгә кадәр Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәбе, Тирсә һәм Исәнбай мәктәпләре укучылары район данын республика дәрәҗәсендә якладылар. Укучылар рус мәктәпләрендә рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында һәм туган телле мәктәпләрдә рус теле һәм рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында үзләренең белемнәрен расладылар.

Шунысы куанычлы, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы татар теле һәм әдәбияты буенча яхшы нәтиҗәләр белән башланса, быел да рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиада хәрәкәтен нәтиҗәле төгәлләделәр.

Галләмов Руслан (Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәбе), Бәширова Карина (Тирсә мәктәбе), Хәбирова Ралина (Исәнбай мәктәбе) рус теле һәм рус әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!! Җиңүләр-зур эш нәтиҗәсе. Сез үз белемнәрегезне кулландыгыз һәм катлаулы олимпиада биремнәрен үтәгәндә иҗат күрсәттегез. Бу олимпиадада катнашу тәҗрибәсе сезне күп нәрсәгә өйрәтте дип ышанабыз. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз-укыгыз, яңаларын белегез, үсегез!

Укучыларны олимпиадаларда лаеклы катнашырга әзерләгән педагоглар Костенкова Ольга Васильевнага (Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәбе), Тукманова Гөлнур Фәйзи кызына (Тирсә мәктәбе), Сандыкова Эльвира Касыйм кызына (Исәнбай мәктәбе) чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең белемнәрегез, балаларга һәм үз эшегезгә карата мәхәббәт – укучыларның һәм мәктәпнең уңышлылыгының нигезе. Укучыларның җиңүләре-ул сезнең җиңүләр!

Җиңүчеләребезнең әти-әниләренә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган балаларны тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам ки, сез һәрвакыт ярдәм итәчәксез. Тормышыгызда балаларыгызның лаеклы бүләкләренә сөенергә сәбәпләр күп булсын!

Туган телегезне саклагыз һәм кадерләгез-буыннан-буынга тапшырылучы бәһасез мирас! Аны яратыгыз һәм хөрмәт итегез!

Мәгариф идарәсе методисты

Әйдәп Баручы Киңәшче

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International