Хөрмәтле Әгерҗе районы халкы!
Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм-Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
23 февраль - чын ир-егетләр бәйрәме. Һәрвакыт ир-атларда иң беренче чиратта кыюлык, көч, үз гаиләсе турында кайгырту, Ватанны саклау кадерләнә. Бүген бу сыйфатларның барысы да элеккеге әһәмиятен югалтмады һәм кешелек дөньясының һәр вәкиле бу хакта истә тотарга тиеш.
Без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы рядовой һәм офицерларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Чын күңелдән барыгызга да тынычлык һәм иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!
Район башлыгы А. Р. Вәлиев