17 февраль көнне Тирсә авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 елның 17 февралендә Тирсә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Авыл халкы муниципаль хезмәтләр, Пенсия фонды, социаль яклау һәм башка хезмәтләр вәкилләре белән очрашты.

Мәдәният йорты фойесында милли почмаклар белән күргәзмә оештырылды. Җыелыш алдыннан Тирсә Мәдәният йорты сәнгать коллективы концерт номерлары белән чыгыш ясады. Анда милли костюмнарда төрле халыкларның биюләре башкарылды.

Тирсә авыл җирлеге башлыгы Гыйззәтуллин Илнар Баһданур улы 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.

Җыелышта шулай ук Әгерҗе районы башлыгы Вәлиев Азат Рөстәм улы, Татарстан Республикасының Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Дилүс Гаскар улы, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Шайдуллин Айрат Разак улы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International