Патриотны ничек тәрбияләргә? Бу сорауга җавапны районның хәрби-патриотик клублары җитәкчеләре төгәл белә.
Бүгенге көндә безнең районда хәрби-патриотик юнәлештәге 5 клуб – «Барс» клубы (җитәкчесе Ринат Шакиров), «Каскад» патриотик клубы (җитәкчесе Ринат Шакиров), җитәкчесе Владимир Гурьев, «Хәтер» клубы (Исәнбай мәктәбе, җитәкчесе Ленар Зәйнуллин), “Патриот» клубы (Тирсә урта мәктәбе, җитәкчесе Шәрифуллин Нурислам), Кадыбаш урта мәктәбе, җитәкчесе Җәләев Илназ) актив эшли.
Барыннан да элек, хәрби-патриотик яшьләр оешмалары системасының үсеп килүче буынның физик һәм әхлакый сәламәтлеге өчен көрәштә беренче рәтләрдә торуын күрсәтергә кирәк. Хәрби-патриотик клублар эшчәнлеге нәтиҗәсендә без хәрби хезмәткә чакырылучыларның илебезнең яклавына басарга теләүчеләренең барысы да бар. Икенче яктан, яшьләрне тәрбияләүнең авыр һәм гаять мөһим бурычын үтәп, хәрби-патриотик клублар хәрби-дәүләт характерындагы тагын бер проблеманы хәл итә, аерым алганда – Кораллы көчләр өчен резерв әзерләү белән шөгыльләнә. Хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләрнең хәрби частьләргә яки хәрби-уку йортларына эләгеп, хәрби эштә аңлылык, дисциплиналар һәм белем дәрәҗәсе югары булуы беркемгә дә сер түгел. Ринат Шакиров сүзләренә караганда, «Барс» хәрби-патриотик клубында 100% хәрби хезмәт узган егетләр, күбесе хәрби вузларны сайлыйлар, кемдер контракт буенча хезмәт итәргә кала.
Үз эшләре, тәрбия процессының уңышлары һәм кыенлыклары турында клуб җитәкчеләре республика «Патриот» үзәге вәкилләренә 2 нче урта мәктәп базасында узган очрашу кысаларында сөйләделәр. 2 ай дәвамында «Патриот» үзәге вәкилләре, клублар эше турындагы мәгълүматларны актуальләштерү максатыннан, Татарстан Республикасының барлык хәрби-патриотик клубларына мониторинг үткәрәләр.
Хәрби-патриотик клуб балаларда һәм үсмерләрдә бердәмлек, коллективлык, хезмәт күнекмәләре, шулай ук физик һәм әхлакый сәламәтлек тәрбияли , мондый оешмалар безнең районның күпчелек мәктәпләрендә барлыкка килергә тиеш.