РҮХнең баш табибы социаль челтәрләрдә иң күп тавыш биргән сорауга җавап бирде

2021 елның 26 феврале, җомга

Чәршәмбе көнне «Әгерҗе радиосы» нда Әгерҗе РҮХнең баш табибы белән әңгәмә булды. Район халкын аеруча борчыган сорауларга җаваплар яңгырады.

Радиотыңлаучыларның социаль челтәрләрдә дискуссия алып барып кына калмыйча, турыдан-туры эфир кысаларында редакциягә дә шалтыраткан активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шунысы куанычлы, безнең медицина хезмәткәрләре адресына җылы рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Билгеләп үтелгәнчә, бу «Әгерҗе радиосы»тарихында иң озын туры эфир булды. Бу аңлашыла да, чөнки сәламәтлек саклау темасы һәрвакыт актуаль булып кала. 

– Социаль челтәрләрдә иң шау-шу куптарган сорау: ни өчен Шадриннарның табиблары эштән китә?

 

- Алексей Александрович кебек тәҗрибәле табибның китәргә карар кылуы бик кызганыч. Социаль челтәрләрдә китерелгән дәлилләрне шунда ук чишәм. Хастаханә җитәкчелеге белән бернинди конфликтлар да юк иде. Эштән китү-аларның шәхси инициативасы. Шәхсән Мин Алексей Александровичка бик рәхмәтле, ул минем зирәк остазым, һөнәрнең нечкәлекләрен белүдә минем укытучы иде. Шуңа күрә гариза язганчы, мин аның белән җитәкче буларак та, хезмәттәше буларак та, кеше буларак та әңгәмә кордым. 

Мондый кадрларны югалту да безнең мәнфәгатьләрдә түгел. Өстәвенә, хәзер эштән китүче һәр табиб сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә карала: ни сәбәпле китә, кая урнаша һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International