Әгерҗедә "Тере хәтер" очрашу узды"

2021 елның 26 феврале, җомга

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Әгерҗенең 4 нче урта мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган "Тере хәтер" дип исемләнгән очрашу узды.

Бу сугышта совет сугышчылары иң яхшы кешелек сыйфатларын: батырлык, ныклык, намуслылык күрсәттеләр.

"Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Гарифуллин Рәшит Миншат улы катнашучыларга нәкъ менә шул хакта сөйләде.

Ул залдагы күп санлы сорауларга җавап бирде, батырлык, Ватанга риясыз мәхәббәт һәм чын ир-атлар дуслыгы үрнәген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International