Бүген, 26 февральдә, «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында йөзү буенча Әгерҗе муниципаль районы Чемпионатының беренче этабы узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Алар арасында Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Кучуков һәм Кадыбаштан катнашучылар, шулай ук Башкарма комитет, Әгерҗе үзәк район хастаханәсе, агросәнәгать көллияте, ЭЭМ җыелма командалары, яшүсмерләр клубы вәкилләре, "Өченче буын" командасы һәм башка эшче коллективлар бар иде.
Ярышлар башында барлык катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде.
Римма Ринатовна үзенең сәламләү сүзендә спорт комплексының актив һәм якты тормыш белән яшәвен, ә мондый чараларның төп күрсәткеч булуын билгеләп үтте.
- Бүгенге чара бик күп кешеләрне һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын берләштерде. Җиңел су, тиз секундлар!- - диде ул спортчыларга.
Башта барлык катнашучыларга да ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзәргә кирәк иде. Ярышларның икенче өлеше эстафета узышы булды.
Чара дәвамында спорт рухы һәм командалар арасында ниндидер азарт сизелә иде.
Чара ахырында тантаналы бүләкләү булды. Ярышларда җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ярышларның абсолют җиңүчесе булып Әгерҗе районы буенча Эчке эшләр бүлеге танылды, икенче урында-Сарсак-Омга авыл җирлеге, өченче урында-Әгерҗе районы Башкарма комитеты.
Шәхси ярышларда җиңүчеләр:
Шәхси йөзүләрдә җиңүчеләр булдылар:
Ирләр арасында:
1 Урын Латыйпов Дмитрий
2) Глазырин Тимофей
3. Панфилов Дмитрий
Хатын-кызлар арасында:
1 Урын Зәйнуллина Флүзә
2. Лавренова Галина
3. Хәкимова Надежда
Котлыйбыз!
Чемпионатның икенче этабы 2021 елның 28 маенда узачак.